СТАН I и. рус 1) Басым көче белән эре металл эшләнмәләр ясый торган машина яки машиналар системасы. Кайнар хәлдә прокатлау станнарының подшипникларын --- пластмассадан ясау файдалырак булуы 1932 елда ук исбат ителгән иде. Г.Камай 2) Хуҗалыкта төрле эш башкару өчен корылган, гадәттә агачтан эшләнгән җайланма яки кечерәк корылма. Берничә урында озын терәкле станнарга салып такта яралар. К.Нәҗми. Безнең өйдә агач станында юкәдән кырып ясалган җиде бадьян – ипи савыты бар. М.Мәһдиев. Сабирҗан агай тәгәрмәч суга торган станга утырды да ашыкмый гына күн алъяпкычын салды. М.Шәрифуллин 3) Нинди дә булса механизм, авыр эш коралы кебекнең нигезе, терәге |