СТАЛАКТИТ и. гр. Тау куышлыкларында югарыдан сарыккан минераллы су катып, куышлык түшәмендә хасил булган, өстән асылынып торган сөңге рәвешендәге утырма. Монысы – җир астындагы сталактит мәгарәсе. М.Мәһдиев