СТАКАНЛАП рәв. 1) Стакан белән үлчәп, стаканнарга бүлеп. Авылның бөтен тормышы урман белән. Утын, печән – шуннан. Җиләк, карлыган – шуннан. Җыясың, станциягә алып барып, стаканлап сатасың – акча була. М.Мәһдиев. Җәй көне ул чикләвек җыеп, стаканлап сатып утыра. Ф.Садриев

2) Стакан-стакан, күпләп; стакан тутырып. Ашамыйча-нитмичә бер-бер артлы стаканлап эчү үзенекен итте: Борһанга бераз җан кергәндәй булды. М.Хәсәнов. Агайның теше сызлый. Басылмасмы дип, стаканлап аракы чөмерә. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә