СТАКАН и. 1) Чәй, су эчү өчен кулланыла торган, цилиндр формалы, сапсыз, пыяла, бәллүр һ.б.ш. материалдан эшләнгән савыт; тустаган. Даутов стаканнан бер йотым су эчте, тынып торды. М.Мәһдиев. Аннары аңа чәй эчерделәр. Няня калак белән авызына салып торды. Әнвәрнең стакан тотарлык та егәре калмаган иде. Х.Камалов 2) Шундый савытка салынган эчемлек; шул эчемлекнең яки башка нәрсәнең микъдары. Иртән сыек кына бер стакан чәй эчерткәч, тагын сорау алырга чакырдылар. А.Гыйләҗев. Кияү әле генә бер стакан каплап куйган мулланың шома гына борчак сибүенә хәйран калып утыра. И.Сираҗи 3) тех. Төрле механизмнарның цилиндр формасындагы җайланмасының, деталенең атамасы. Савучы кыз алда торган беренче сыерлар янына килде һәм шунда ук, баядан бирле савылган сыердагы стаканнарны алып, Красотканың җилененә кидереп куйды. М.Хәсәнов 4) Артиллерия снарядының тышчасы, корпусы |