СТАЖИРО’ВКА и. рус 1) Уку йортын тәмамлаган кешенең берәр учреждение, предприятие һ.б.ш.ның штатына алу алдыннан эштә сынау срогы узуы. Консерваторияне тәмамлагач, яшь җырчы опера һәм балет театрында стажировка үтә. Мәдәни җомга 2) Берәр белгечлекне үзләштерү, өйрәнү, күнекмә алу яки белемне күтәрү өчен производство, фәнни һ.б.ш. практика. Концерттан соң Альбинаны Американың Хьюстон Гранд-Опера театрының арт-директоры үзләренә стажировкага чакыра. М.Галиуллина. Президент исеменнән яшь артистларга чит илләрдә стажировка үтәргә мөмкинлек бирә торган сертификат тапшырылды. Татарстан |