СТАЖ и. фр. 1) Нинди дә булса өлкәдәге эшчәнлекнең, хезмәтнең дәвамлылыгы, берәр оешмада тору вакыты, ниндидер эштә билгеле вазифада эшләгән еллар саны. Хатын-кызга өч елы да ярыйсы стаж инде ул. Э.Яһудин. Гамәлдәге закон нигезендә, хатын-кыз бер бала тапса да, ун бала тапса да, аңа нибары өч кенә ел стаж языла. Татарстан яшьләре 2) Эшкә урнашкан кешенең практик тәҗрибә туплау, белгечлекне үзләштерү өчен кирәк булган, шуңа карап шул эшкә яравы билгеләнә торган срок |