СТАДИОН и. гр. 1) Спорт күнегүләре ясау, ярышлар үткәрү өчен махсус мәйданчыклары, зур кыры, ярдәмче биналары һәм тамашачылар утыру өчен урыннары булган комплекслы спорт корылмасы. Мансур порт дамбасын узгач та, стадион буендагы дамбадан соң да кирегә борылмады. Г.Әпсәләмов. Бу кадәр халыкның бергә җыелганын, күрсәң дә, футбол яисә хоккей стадионнарында гына күрергә мөмкин безнең якларда. Р.Мөхәммәдиев

2) сөйл. Спорт мәйданчыгы. Хәзер исә клуб буш һәм караңгы, стадион чирәмендә кошлар гына чүпләнеп йөри. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә