СТА’ВКА II и. рус 1) Хезмәт хакының билгеле вакытта башкарылган конкрет эш өчен бирелә торган тотрыклы күләме. «Миңа нинди ставка буенча түлисез?», «Соңгы графа буенча минем кулга күпме акча керәчәк?», «Күпме тотыла?» кебек сораулар белән ул директорның башын катырды. М.Мәһдиев. Конторда эшләмәүче ике инженер ярты ставка акча алып яталар: Сибгатуллин, Тимәшев. Х.Камалов 2) фин. Кредит, заём һ.б.ш. эшләрдә процентларның рәсми билгеләнгән күләме. Бервакыт кредитлар буенча киметелгән ставкаларны бездә муниципаль компенсацияләр хисабына бары тик бер банк финанслый иде. Татарстан. Минималь айлык тариф ставкасы. Кабаттан финанслау ставкасы |