СТА’ВКА I и. рус хәрби 1) Гаскәр башлыгы яки аның штабы урнашкан урын. Бату һәм Бәркә заманнарыннан алып, Алтын Урда ханнарының ставкасы, күчмә урын буларак, я далада, я шәһәрләрдә урнашкан. А.Халиков. А.Фёдоров-Давыдов «урда» сүзенең «күчмә ставка», «каанның, ханның яки олысның башка хәкименең күчмә резиденциясе» дигән мәгънәләрен китерә. Мирас

2) Сугыш вакытында: иң югары командование органы. Ставка 22 – 23 майда Генштаб һәм фронт командующийлары, хәрби совет әгъзалары катнашында «Багратион» буенча зур киңәшмә уздыра. З.Зәйнуллин. Шулай бервакыт фронттан – сугышның алгы сызыгыннан әйләнеп кайткан ставка вәкиле Сталин каршында --- зарлана башлый. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә