СТАБИЛЬЛЕК и. кит. Стабиль булу хәле, стабильләшү күренеше, стабиль булу дәрәҗәсе, тотрыклылык. Ә җәйге эсседә сарыклар ничек чыдый дип уйлыйсыз? Читтән китерелгән нәселнең бик күбесе чыдый алмый. Аларда генетик стабильлек юк. М.Мәһдиев. Тикшеренүчеләр фикеренчә, Бөекбритания кешеләрен берләштерә торган милли характер сыйфатлары түбәндәгеләр: стабильлек һәм даимилек, сабырлык, башкаларның эшләренә катышмау, аралашмаучанлык, индивидуальлек, хисләрен йөгәндә тоту, тәвәккәллек. А.Низаметдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә