СТАБИЛЬЛӘШҮ ф. кит. Стабиль, тотрыклы хәлгә килү, тотрыклыга әйләнү; шундый хәлдә ныгу. Кайсысы гына экранга чыгып утырмасын, бер үк сүзне туглый: рубль ныгыды, диләр, экономика стабильләште, доллар пүчтәкләнә башлады, акчаны рубльләрдә саклау отышлы, диләр. Ф.Баттал

Стабильләшә бару Эзлекле рәвештә стабильләшү

Стабильләшә башлау Стабильләшүгә табан үзгәрү

Стабильләшә төшү Тагын да стабиль хәлгә килү; бераз стабильләшү

Стабильләшеп алу Аз гына вакытка стабильләшеп, кире үз хәленә кайту

Стабильләшеп калу Ниндидер сәбәптән соң стабильләшү һәм шул хәлен саклау

Стабильләшеп килү Акрынлап, аз-азлап стабильләшү

Стабильләшеп китү Билгеле моменттан алып стабильләшү

Стабильләшеп бетү Тулысынча стабильләшү

Стабильләшеп җитү к. стабильләшеп бетү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә