СТАБИЛИЗА’ТОР и. рус махс. 1) Автоматикада, очкыч һ.б.ш. аппаратларда үзәкнең даими торышын саклау, тотрыклык бирү җайланмасы, тотрыкландыргыч. Койрыкта – стабилизатор, очканда минага дөрес юнәлеш бирүче. С.Поварисов. Стабилизатор канатларын калибрлап өлгертә алмау аңарда шушы эшне тизләтү өчен бер-бер нәрсә уйлап табу теләген уятты. Канатлы малайлар 2) Электр тогының даимилеген саклауга хезмәт итә торган җайланма. Ешлык стабилизаторы. Көчәнеш стабилизаторы. Электроник стабилизатор. Электр агымы стабилизаторы 3) Сәнәгать ысулы белән әзерләнгән азык-төлеккә әчү, кату һ.б.ш. кебек процессларны булдырмыйча, ризыкның саклану срогын арттыру өчен кушыла торган матдәләр; тотрыклагыч |