СРОКЛЫ с. 1) Срогы алдан билгеләнгән, срогы билгеле булган. Кронштадтагы кыска сроклы өйрәтү отрядына килеп кергәндә, Рушадка унсигез яшь тулып ике ай гына киткән иде. М.Мәһдиев. Гөлчирә сугыш башланган елның көзендә шәфкать туташлары әзерли торган кыска сроклы курста укыган. Г.Галиев 2) Билгеле бер срокта эшләргә яки эшләнергә тиешле. Бу үзе дә күп нәрсә сөйли: сроклы хезмәттә сержантларның бик сирәге старшинага кадәр үсә, моны армиядә булганнар яхшы белә. Туган як. Төмән драма театры француз актёры Жерар Депардьены үзенә эшкә чакырырга планлаштырып, аңа сроклы хезмәт килешүе, шәһәр үзәгендә фатир бирергә әзерлеген белдерә. Яңарыш |