СРОК и. рус 1) Берәр эш-гамәл үтәлү өчен бирелгән билгеле вакыт аралыгы; мөддәт. [Фаттах:] Минемчә, Мансур иң азында биш ел сугышырга җыена, шул срокка җитәрлек запас җыя. Ш.Усманов. Әгәр мин сезгә ике көн срок бирсәм, сез аны биш көнгә сузачаксыз. Шулай бит? А.Хәсәнов 2) Берәр эшнең башланырга яки башкарылып бетәргә тиешле датасы, елы, ае, көне кебек төгәл вакыты. Срогы җиткәч, бирәчәкне түләргә кирәк. Срогында түләмәсәң, вексельнең «протест» дигән бәлагә эләгүе бар. Ш.Мөхәммәдев. Бездә яшәүче барлык кошлар да яз көне үрчиләр, ләкин төрле срокларда. Биология 3) сөйл. Хөкем ителгән кешегә билгеләнгән җәза зурлыгы, иректән мәхрүм ителү вакыты. Ике айдан соң суд булды, һәм «пленный» Сәмигулланың малайларына сроклар бирделәр. М.Мәһдиев. Гали Рәхимне – срогын тутырып кайткан «зек»ны – Гайшәнең әнисе үзләренә кабул итә, шунда яшәтә. Мәдәни җомга |