СПРИНТ и. ингл. спорт Кыска дистанциядә тизлеккә йөгерү, йөзү, тимераякта яки велосипедта узышу кебек спорт ярышы. Шул ук 1968 елны Мехикода үткән Олимпия уеннарында АКШның ике кара тәнле җиңел атлетикачысы Томми Смит белән Джон Карлос спринт буенча алтын һәм бронза медальләр яулады. Ә.Мушинский. Дөнья кубогы ярышларында байтак медальләр яулаган Иван Черезов, Евгений Устюгов, Максим Чудов спринт узышында үзләрен күрсәтә алмадылар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә