СПРЕЙ и. ингл. 1) Сыекчаны билгеле юнәлештә пошкырту, сиптерү өчен махсус җайланма

2) Сиптергече булган баллонга тутырылган берәр төрле косметика чарасы, көнкүреш химиясе, буяу һ.б.ш. Һаваны сафландыру чаралары спрей, порошок, төймә, электр системалары кебек формаларда булырга мөмкин. Гаилә һәм мәктәп. Бит-кулларга әлеге хәшәрәтләргә каршы крем сөртмичә яки спрей-мазар сиптермичә, урманнарга, хәтта посадка-болыннарга да якын килерлек түгел. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә