СПОРТ и. ингл. 1) Физик культураның организмны ныгытуга юнәлтелгән физик күнегүләр ясаудан гыйбарәт өлеше. Аның өстендә чип-чиста, өр-яңа спорт киеме, Камилнең әле аны күргәне дә юк иде. Ф.Бәйрәмова

2) Ярышларда шундый күнегүләр ясау. Акча күп булмаса, дөнья хәтле акча түгеп, ничәмә-ничә спорт командасын тотмас идек. Т.Миңнуллин. Кыз спорт белән нык шөгыльләнде, үзендә физик көч барын да белә, ихтыяры һәм рухи ныклыгы җитәрлек икәнен дә яхшы тоя иде. Р.Кәрами

3) Шундый күнегү комплекслары, төрләре буенча ярышлар һәм күнекмәләр оештыру һәм үткәрү системасы. Миңа шәһәр спорт комитетыннан безнең йорт идарәсе каршында яхшы әзерлекле, тимер дисциплиналы футбол командасы оештыруны йөкләделәр. Т.Гыйззәт. Баш редакторыбыз Асия Хәсәнова миңа, мәсәлән, промышленность, спорт, төзелеш, кул эшләре, партия һәм сәнгать бүлекләрен тапшырды. К.Тимбикова

4) күч. Бик нык мавыгып, күңел биреп шөгыльләнгән нәрсә. Марка җыю аның өчен бер спортка әверелде инде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә