СПО’РА и. гр. биол. 1) Гөмбә, лишайник, суүсем кебек түбән төзелешле, мүк, абага кебек югары төзелешле үсемлекләрнең микроскопик яралгы күзәнәкләре. Споралар су агымы, суалчаннар, бөҗәкләр һәм шулай ук кеше эшчәнлеге ярдәмендә туфракта саклана. Л.Мәүлүдова. Кисәү гөмбәсенең споралары

2) Кайбер иң гади төзелешле хайван һәм бактерияләрнең бер яки күп күзәнәкле үрчү органы. Көрән спора бөреләреннән торган беркүзәнәкле җенессез үрчү органнары җыелмасы (соруслар), ике рәт булып, яфрак сеңерчәләренең аскы ягына урнашканнар. Агулы үсемлекләр. Плаунсыманнарның спора өлгертү башаклары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә