СПИРТЛЫ с. 1) Составында спирт булган, спирт кушылган. Склад мөдире спиртлы эчемлекләрне бик ярата һәм ярдәмчел урынбасарына чиксез ышана иде. Ә.Мушинский 2) Спирт тутырылган; спирт белән чылатылган яки спирт сеңдерелгән. Ася аркадагы яраларны спиртлы тампон белән чистартты, аларга яра пластыре ябыштырып чыкты. Х.Камалов. Соломон Моисеевич авыру кешенең тәненә тигән кулларын, резина чүкеч, энә ише нәрсәләрен спиртлы мамык белән сөртеп куйды. Н.Фәттах |