СПИРТЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. спиртлау 2) Спирт салыну; спирт сөртелү, спирт сеңдерелү 3) күч. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану. Сиңа да нокта буласы иде, спиртланмасаң, дим, җелегеңә салкын үтеп, дим. Н.Гыйматдинова. Без бит айнымыйча эчмибез. Хе-хе-хе. Кәнишне, сиңа ләззәт. Спиртлангач. Г.Каюмов Спиртланып бетү Нык спиртлану. – Кайнаган су да ярый, – ди пәһлеван, – бу типның бөтен организмы спиртланып беткән, бер микроб та якын килерлек түгел! Г.Афзал |