СПИРТ и. ингл. хим. 1) Шикәрле, крахмаллы матдәләрне махсус куу юлы белән алынган алкогольгә бай сыекча. Өч җирдә зур имениеләре, ике спирт заводы һәм зур ат заводы аның милкендә иде. Ш.Камал. Камырдагы чүпрә шикәрне спиртка һәм углекислый газга тарката. Гөмбәләр, лишайниклар 2) Составында гидроксил төркеме (-ОН) булган органик кушылма (мәс., глицерин, фенол). Шешәнең бөкесен ачып иснәде дә иснәде. Нашатырлы спирт исе таралды. Х.Камалов. Ике атомлы феноллар үсемлекләрдә, башлыча спиртлар, кислоталар, эфирлар хәлендә һәм шулай ук ирекле хәлдә очрыйлар. Агулы үсемлекләр |