СПИРАЛЬ и. гр. 1. 1) мат. Бер нокта яки күчәр тирәли әйләнеп, зурая яки кечерәя барган саен йомык булмаган әйләнәләр хасил итә торган кәкре сызык. Тарихта үсеш спираль рәвешле бара, диләр. Р.Фәйзуллин. Безнең Галактикабыз үзе дә, чиксез зур аралыклар аша узып, Галәмнең гаҗәеп зур спирале буенча хәрәкәт итә. С.Шәмси 2) Шундый кәкре формасындагы винтсыман сызык // Шул сызык рәвешле бөтерелгән, уралган предмет. Йомычка спирале 3) Винтсыман уралма формасындагы тимерчыбык, пружина. Электр плитәсе спирале. Лампочканың спирале яну 2. с. мәгъ. Спираль (1 мәгъ.) формалы, бормалы. Алексей толыпны ачып ташлады һәм янында зур, спираль мөгезле олы меринос тәкәсе басып торганын күрде ---. Х.Камалов |