СПИ’КЕР и. ингл. 1) сәяси Парламентның яки аның аерым бер палатасының рәисе. Сорауларга җавап биреп, спикер шулай ук соңгы араларда Россиянең сәяси тормышында бара торган үзгәрешләр, яңалыклар турында да үз фикерен әйтте. Г.Камалова

2) Гомумән утырыш, тапшыру һ.б.ш.ны алып баручы; чыгыш ясаучы, оратор. Аида Җиһаншина әлеге форумнан «Иң яхшы спикер» исемен алып кайта. Э.Һади

3) спорт Бокс ярышларында судьяларның карарын игълан итүче кеше

4) тех. Электрон җайланмаларда, компьютерларда була торган тавыш яңгыраткыч җайланма, динамик



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә