СПЕЦИАЛЬЛӘШҮ ф. Хуҗалык, белгечлек һәм фәннең бер генә тармагын яки тар өлкәсен сайлап алып, шул юнәлеш белән чикләнү, шуның белән генә шөгыльләнү; махсуслашу. Латышларның аерым телләр буенча специальләшкән, тәҗрибәле кадрлары да шактый. Р.Фәйзуллин. Ләкин мин анда укыганда да шәрык телләре буенча специальләштем, фарсы телен өйрәндем. Р.Вәлиев

Специальләшә бару Специальләшүне дәвам итү

Специальләшеп бетү Тәмам, тулысынча специальләшү

Специальләшеп килү Акрынлап специальләшү

Специальләшеп җитү к. специальләшеп бетү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә