СПЕ’РМА и. гр. Ир кеше һәм иркәк хайванның җенес органы бүлеп чыгара торган, җенес күзәнәкләреннән һәм орлык сыекчасыннан гыйбарәт матдә; мәни. Сигезаякның спермасы сигез капшавычының берсендә була. Кызыклы физиология. Уылдык чәчү чорында ата бака ана баканың аркасында утыра. Бу бик уңайлы, чәчелгән уылдыкка шундук сперма сибелә. Зоология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә