СПЕКУЛЯ’ЦИЯ и. лат. 1) Җиңел табыш алу өчен, товарларны, арзан бәядән сатып алып, кыйбатрак бәягә сату эше. Кулаклар икмәк яшереп һәм икмәк белән спекуляция ясап, илдә, аеруча үзәктә, икмәксезлек кыенлыгын көчәйтәләр. М.Җәлил. Ә байлар халыкның үз икмәген үзенә ун бәясенә сатып, спекуляция белән шөгыльләнеп яталар. В.Нуруллин

2) Берәр нәрсәне үз файдасына бору, нәрсәдәндер файдалану нияте. Танышлар, дуслар арасына керү генә җитмәгән, инде сабыйлар исеме белән спекуляция ясый башладылар. А.Әпсәләмова

3) Фактлар белән дәлилләнмәгән, коры фаразлауга нигезләнгән фәлсәфи хөкем. Монда партиясезләр арттырыбрак та җибәрделәр. Идеологик спекуляция белән дә шөгыльләнделәр. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә