СПЕКТР и. лат. физ. 1) Берәр система яки процессны характерлаган физик зурлыкның барлык күрсәткечләре. Тирбәнешләр спектры. Тавыш спектры

2) Яктылык нуры призма аша үткәндә барлыкка килгән төсләр рәте. Нурланыш спектры. Кояш спектры // Кызган җисем яки матдәнең нурланышы махсус оптик приборлар аша үткәндә барлыкка килә торган төсләр тасмасы. Водород спектры

3) күч. Берәр күренеш, сыйфат һ.б.ш.ларның мөмкин булган барлык төрлелеге, киңлеге, диапазоны, колачы. Шулай итеп, сәяси спектр Кремльнең курчак партияләре тарафыннан бүген тулысынча колачлана. Ф.Уразай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә