СПЕКТАКЛЬ и. фр. 1) Драма әсәре буенча куелган сәхнә тамашасы, театрда куела торган уен. [Гаяз:] Җәй көне дә бер спектакль куя алырбыз бит әле. М.Әмир. Казанга кайтуга, Ленар аз булса да үзеннән туйга өлеш кертү нияте белән театрга китте: соңгы спектакль өчен аласы гонорарлары бар иде. И.Сираҗи

2) күч. Гомумән берәр ягы белән җәлеп итә, кызыксындыра торган күренеш, вакыйга, тамаша. Шулай да ул бильярд уенының шар сугу гына түгел, ә нәни бер спектакль, үзе бер сәнгать икәнлеген онытып җибәрми. М.Галиев. Икенче бер олпат әдип белән, әйтик, Мәгъсүм ага Хуҗин белән, Ризван Хәмиднең гәпләшүе – үзе бер спектакль. Л.Лерон

3) күч. Ялгыш фикер тудыру яки башка максат белән башкарылган ясалма сөйләш, кыланыш, үз-үзеңне тотыш. Димәк, «спектакль»: кәмитләнә болар. Янәсе, сынап карарга кирәк: ниндирәк кеше икән яңа замполит. Усалмы, хәйләкәрме? С.Шәрипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә