СПАРТАН и. гр. 1. 1) Борынгы Грециядә Спарта дәүләте гражданы

2) күч. Үзен авыр шартларда, мохтаҗлыкта яшәп чыныктыручы, тормышта иң аз һәм иң кирәк нәрсәләр белән генә чикләнүче кеше. Табигать мине тумыштан ук спартан итеп барлыкка китергән, күрәсең. Х.Туфан

2. с. мәгъ. 1) Спарталы кебек нык, чыныккан, батыр

2) Авыр, кырыс, кыенлыклар тулы. Бертуган абзыем, --- энесен спартан рухта тәрбияләргә тырышуданмы (һәрхәлдә, мин моның явызлыктан, күңел тупаслыгыннан түгеллегенә иманым камил), минем китап укып утыруымны ифрат та яратмады. А.Хәлим. Спартан шартларда яшәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә