СПА’РЖА и. фр. бот. 1) Әспечәләр семьялыгыннан тамыры һәм яшь бәбәкләре халык медицинасында кулланыла торган күпьеллык үләнчел үсемлек; әспе, чебен үләне. Әспечәләр семьялыгына кергән үсемлекләрнең кайберләре, мәсәлән, яшелчәләрдән спаржа, сарымсак --- культуралы үсемлекләр булып әверелгәннәр. Декоратив үсемлекләр. Шуңа да спаржа тромблар барлыкка килүне булдырмый торган табигый дару булып тора. Шәһри Казан

2) Шул үсемлекнең ашарга яраклы тамыры



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә