СӨЯ’Ү ф. 1) Озынча нәрсәне, авып төшмәсен өчен, югарыгы ягы белән берәр нәрсәгә терәп кую. Мирзахан, мылтыгын стенага сөяп, айгырның муенын кочып, маңгаен сыпыра. С.Зыялы. Сәкинә бәрәңге бакчасы аша үтте, арткы капканы ачып керде, тырмасы белән сәнәген лапас ышыгына китереп сөяде ---. Ә.Әминов 2) Ышыклау-каплау максаты белән нәрсәнедер икенче бер әйбергә терәтеп кую. Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Г.Ибраһимов. Лапас авызына кабык сөяү. Абзарның җил үтәрдәй ярык турыларына такта сөяү 3) Баскан яки утырган хәлдә гәүдәне берәр җиргә терәү. Автомобильнең йомшак урындыгына аркаларны сөяп, янган немец танклары, атылган гильза әрдәнәләре яныннан тылга таба чапканда, майорның ышанычлысы сорашып барды ---. И.Гази. Илдар Маннанов, орудие лафетына башын сөяп, туңган җиргә яткан. Р.Могыйнов Сөйи башлау Сөяргә тотыну Сөяп кую Сөялгән хәлгә китереп калдыру. Гөлчирә: «Үзем барам...» – дип йөгереп төшеп, шалашка сөяп куйган ишкәкләрне ала. М.Җәлил. Ул --- Флүр Сәхәбиевичның стенага сөяп куйган гитарасын үрелеп алды. Р.Кәрами Сөяп тору Даими сөяү. Юнылмаган иске таяк аның үз буе кадәр диярлек, һәм ул аңар, таянудан бигрәк, алга авышкан гәүдәсен терәү, сөяп тору өчен хезмәт итә иде күрәсең. Р.Мөхәммәдиев |