СӨЯН и. 1. Кабыгы төшерелгән юкә бүрәнәсе. Сөялдем сөяннәргә, тирбәлдем имәннәрдә, Бар шатлыгымны бирәмен Кадерен белгәннәргә. Ф.Яруллин. Безнең авылда әле дә кабартмаларны – ак чыршы утыны, коймакны тал чыбыгы, сөян, зирек утыны ягып пешерәләр. Г.Гыйльманов. Сөян агачыннан рәшәткә ясап, чардуган куйдык. Безнең гәҗит 2. с. мәгъ. 1) Кайрысы, кабыгы төшерелгән. Үзенең трусикчан гына йоклавы да, сөян бүрәнәләрдән килгән иснең күздән яшьләр атылып чыгар дәрәҗәдә таныш булуы да --- гаҗәп һәм куркыныч иде. Ә.Гаффар 2) Шундый бүрәнәдән салган, эшләгән. Сөян бура. Сөян терәү кую 3) Шундый бүрәнәне ярдырып эшләгән, алынган. Сәке белән сандык арасында буяусыз, сөян тактадан ясалган аксак өстәл. М.Юныс. Урман хуҗалыгыннан яздырып алган сөян такта бетмәгән иде әле. Р.Мөхәммәдиев |