СӨЯМ и. иск. Аршынның чирегенә тигез озынлык үлчәү берәмлеге; карыш (≈ 17 см). Сиксән сөям сөңгене Селтәмәстән кулга алып, Мөйтәннән туган Кыпчак би Чыга куйды гөрс итеп! Дастан. Аның бер-бер бармагы берәр сөям буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Легенда. Бабасы, улың бер сөямгә үскән бит быел. Д.Каюмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә