СӨЯЛҮ ф. 1) төш. юн. к. сөяү 2) Берәр нәрсәгә яки кешегә якын килеп яисә утырып, гәүдәнең югарыгы өлеше белән аңа терәлү, таяну. Капка баганасына сөялдем дә йөзем белән Зәңгәр чишмәгә әйләндем. Г.Ибраһимов. Өйалдының ишек яңагына алама гына соры күлмәк кигән бер яшь кызый килеп сөялде ---. Г.Бәширов Сөялә төшү Беркадәр, бераз сөялү; тагын да ныграк сөялү. – Калҗа, марҗа һәм эчәргә бер баржа, – диде ул, урындыкка сөялә төшеп. Р.Мөхәммәдиев. Зоя аптырабрак калды, диванга сөялә төште, сигара суырып утырган Роллингка күз төшереп алды да язуны укып чыкты ---. А.Толстой Сөялеп калу Сөялергә өлгерү; ниндидер тәэсирдән соң сөялү. Менә бүген дә, эштән кайтып барганда, аяк астында җир убылгандай булды, бер коймага гына сөялеп калды. З.Кадыйрова Сөялеп тору Әле, күз алдында, хәзер сөялү; һәрвакыт сөялгән хәлдә булу. Аның артындарак чүпрәккә төрелгән озын бер нәрсә стенага сөялеп тора иде, шуңа ымлап сорадым ---. Ә.Еники. Ике тәүлек имәнгә сөялеп торган бурлы бия тере калды. З.Зәйнуллин. Сулы чиләген кар өстенә куеп, озак кына капка баганасына сөялеп торганын хәтерли ул тагы үзенең. Р.Мөхәммәдиев |