СӨЯЛЛӘНҮ ф. Сөяллегә әйләнү, сөялләр чыгу. Ул элеккечә сөялләнеп каткан куллары белән, --- уңышның бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып кадерләп җыя. С.Җәлал. Аңарчы әле синең бөкрең чыгар, тез башларың сөялләнеп катар, төннәрне йокысыз уздырып, күзләрең чепиләнер. Г.Бәширов

Сөялләнә бару Торган саен күбрәк сөялләнү

Сөялләнә башлау Сөялләнү билгеләре күренү. Һәм ул күп уйнаудан сөялләнә башлаган имән бармагы белән, оста гына итеп, Йосыфның соңгы шашкасын тактадан чиертеп төшерде. А.Гыймадиев

Сөялләнеп бетү Тәмам сөялләнү. Гатаулла буыннары сөялләнеп беткән тупас бармаклары белән сакал астын кашыды. А.Расих. Азаматның төрле кибетләрдә грузчик булып эшләп сөялләнеп беткән бармаклары гитара кылларын чиртте... Р.Ахунова

Сөялләнеп калу Ниндидер эш-сәбәптән соң сөялләнгән хәлгә килү. Сөялләнеп калган учында яра эзе күренеп тора. Мәдәни җомга

Сөялләнеп китү Кинәт сөялләнү. Биек үкчә киеп йөрүдән барлыкка килгән проблемаларга аяк тиресенең кайбер урыннары катып, сөялләнеп китүе, шешенүләр өстәлә. Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә