СӨЯЛ и. 1) Тире өстенә үсеп чыккан каты төер; челги; русчасы: бородавка. Чыккан сөял сызлап куя сулык-сулык. Р.Харис. Вәфия әби чуан, тимрәү, сөял ише авыруларны да «үз ысулы» белән юып алгандай итә. Сөембикә

2) Озак эшләү яки ышкылу һ.б.ш.дан аяк-кул тиресенең кабарынкы булып катыланган урыны; русчасы: сухая мозоль. Бәхет тапкан гади эшчеләр, Икесе дә – көн дә иртә торып, Кичкә чаклы учта сөял уып, Тормыш төзи торган кешеләр. Г.Афзал. Әгәр дә җитдирәк караганда, уң кулыгызның урта бармагындагы сөял сезнең күп яза торган кеше икәнлегегезне сөйли. Р.Батулла

Сөялгә басу Берәүнең күңеленә тия торган, аеруча борчыган ягына кагылу, берәр кимчелегенә ишарәләп төртмә сүз әйтү. Бу соравы белән Сәфәргалинең сөяленә баскандай итте. Ф.Хөсни. Тормыш укымаган кешенең сөяленә бик тиз баса. Г.Әпсәләмов. Дөнья баса сөялгә. Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә