СӨЯКСЕЗ с. 1) Сөяге булмаган яки бик аз калган; сөягеннән аерып алган. Ә менә мин көтүдән кайтуга аш кирәк булыр: борчак ашы яратам, сөяксез итне ваклап турап сал, һәм дә итең майлы булсын. Р.Газиз. Бер-ике сәгать ял итеп һәм ашап алгач, поши түшкәсенең сөяксез генә җирләрен кисеп алып, күтәрә алганчы ит алдылар да кайтырга чыктылар. И.Хуҗин

2) зоол. Скелетлары кимерчәктән торган; кимерчәкле. Сөяксез балыклар

3) күч. Бик сыгылмалы гәүдәле, бөгелүчән, сыгылучан; хәрәкәтчән. Минем гәүдәм сөяксез дип әйтергә була, әллә нинди торышларга кереп бетә алам, ди. К.Җәмит

Сөяксез тел шелт. Чамадан тыш күп сөйләшергә, еш кына буш, юк-бар сүз сөйләргә яратучы кеше турында. Сөяксез тел ниләр сөйләмәс. Вәгъдәләрне күпме бирсәләр дә, Читләр килеп безне көйләмәс. Н.Әхмәдиев. Тел сөяксез инде, гел сөйләр. Ф.Яхин. Мәчет төзүче егетләрнең җиңел аягы, сөяксез теле белән хәбәр халыкка бик тиз таралды. Г.Мирһади



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә