СӨЯ’К-САНАК җый. и. 1) Җанлы организм тәнендәге сөякләр. Карт сөякләр сызлап тора, яңгыр килгәнен сизә сөяк-санак. Р.Батулла. Аның исән калуы, чыннан да, могҗизага тиң иде: --- баш-йөз ярылган, сөяк-санак сынган, эчке әгъзалар имгәнгән… Ф.Бәйрәмова

2) Күбрәк сөякле булган, гадәттә түбәнрәк сыйфатлы ит кисәкләре. Сөяк-санак өелгән табакның күз алдыннан югалуы булды, аның урынына икенче табак белән икенче ал санны китереп, тагын хан алдына сузып салдылар. Н.Фәттах. Күз алдына китерегез: башкала урамында – асфальтта – газ баллоны белән икешәр плитә тора, кәстрүлнең зуррагында сөяк-санак кайный: шулпа пешә ---. Сөембикә

3) Табыннан калган яисә әллә кайчан ташланган сөякләр, сөяк калдыклары. [Археологларның тирәсендә] кирпеч ватыклары, чүлмәк кыйпылчыклары, кибеп беткән сөяк-санаклар. М.Госманов. Гомер эт яратмаган карчык-корчыклар да Казбекка сөяк-санак китерә ---. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә