СӨЯКЛЕ с. 1) Сөяге булган, сөяктән арындырылмаган; сөяге күп булган. Йомры-йомры бәрәңге белән сөякле тавык кимерер идем. Н.Гыйматдинова. Сөякле балыкларныкыннан аермалы буларак, аларның саңак капкачлары юк, һәм саңак ярыклары мөстәкыйль тишемнәр белән тышка ачыла. Биология

2) к. сөякчел. Бабасы сөякле куллары белән, ашыга-ашыга, аның битләреннән сыйпый ---. Р.Вәлиев. Нәфисә әби, авызын сөякле учы белән тоткан килеш кенә, уңы-сулына карап алды ---. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә