СӨЯКЛӘНҮ I ф. 1) Сөяк хәленә килү, сөяккә әйләнү; сөяк булып катылану. Кимерчәк сөякләнү 2) Нык кату, катылылыгы белән сөяккә охшаш хәлгә килү 3) күч. Җанлылыгын югалту, төссезләнү. --- төнлә, вакытсыз, кемнәндер качып суелган сарыкларның күзләре ай яктысында якут ташы кебек зәңгәрләнеп сөякләнгән иде. А.Хәлим Сөякләнә бару Торган саен ныграк сөякләнү Сөякләнә башлау Сөякләнү билгеләре күренү. Атлантның алгы җәясе туганнан соң беренче айларда сөякләнә башлый һәм урта атлант – төп сөяк буынны тикшерүгә комачаулый. Фән һәм тел Сөякләнеп бетү Тулысынча сөякләнү. Эскәмия димәктән, инде биш еллап яткан, сөякләнеп беткән имән агачы иде ул. Ф.Яхин Сөякләнеп калу Ниндидер тәэсирдән соң сөякләнү |