СӨЯК и. 1. 1) Кеше яки хайван скелетын тәшкил иткән каты тукыма. --- Мамадыш өязендә Теләче карьясендә тау җимерелеп, җирдән гаять олуг адәм сөякләре табылган, имеш. К.Насыйри. Йосыфның йөзеннән кан качты, яңак сөякләре бүлтәеп чыкты, сулышы өзелеп-өзелеп алды, кан басымы бер өскә сикерде, бер төшеп китеп югала язды. А.Гыйләҗев 2) күч. Нык ябыккан кеше, хайван, аның арык тәне. Мин сап-сары, коры сөяк инде, Шул көрәшләр төенен тик санап, Үпкә черекләрен төкерә-төкерә, Караватта ятам, сызгалап. М.Җәлил. Тик, кызлар, сарык түшкәсеннән өлеш көтмәгез, Фәрнәснең терлекләре ябык, карга чукырлык итләре юк, шыр сөяк. Н.Гыйматдинова. Ə Бикҗан ябык, бөтен тəне сөяк кенə! М.Шаһимәрдәнов 2. с. мәгъ. 1) Сөяктән яки сөяк катнаштырып эшләнгән; сөяктән алынган. Һәвәскәр тарихчы Марселино де Саутуола 1879 елда --- таштан ясалган эш кораллары, сөңге очлары, сөяк энәләр, кабырчыклардан эшләнгән бизәнү әйберләре таба. Г.Дәүләтшин. Рәхәт иде мәгәр! Капрон оек бәясенә сатып аласың да, җилкәсендәге погон кебек чүпрәкләрен сүтеп ташлыйсың да елтыр сәдәфләрен сөяк төймәләргә алыштырасың и вәссәлам! Биш-алты ел буе киемең бар дигән сүз. Ф.Баттал 2) Сөяктән торган, сөяк тәшкил иткән. [Искәндәр] Каз бибиен битенә якын китергәч, үлән исе килеп торган сөяк борыны белән биби аның иренен чукый, колак яфрагын кабып карый. М.Мәһдиев. Тиресе сөяк пластинкалардан торганлыктан, аны [крокодил] дошманнары куркытмый ---. Т.Шакирова 3) күч. Нык ябыккан, арык. Бу юлы Нәҗип түзмәде, башын читкә борып, күзен яшереп, әткәсенең шыр сөяк җилкәсенә кулын салды. А.Гыйләҗев. --- Имәнлек урманының бүген бер яфраксыз калган шәрә кәүсәләре миңа Маутхаузен, Освенцим концлагерьларында мунча кертелгәннән соң, киендерелмичә, суыкта тотылган тере сөяк әсирләрне хәтерләтте. Йөрәк чәнчеп куйды. А.Хәлим ◊ Сөяген көл итү Үтереп, юк итү. Сөяген үзгәртү Элегрәк, гадәттә, сатылмый калган товарны, кире өйгә алып кайтмас өчен, башка бер товарга алыштырып сату итү турында. Сөяк белән тире к. сөяк тә тире. Инде ишекнең теге ягында – икенче дөньяда яшәүчеләрне күзәтик, --- һәммәсе дә артык дәрәҗәдә ябыклар, тәннәрендә сөяк белән тиредән башка бернәрсә булыр дип уйларга да мөмкин түгел. Д.Заһидуллина. Сөяк булып кадалу Бик вакытсыз мәшәкать, уңайсызлык тудыру, нык борчу, ризасызлык уяту турында. – Мине кабул итмәде, кәгазьләремә кул куймады теге чукынчыгы. – Димәк, син бугазларына сөяк булып кадалгансың. Т.Галиуллин. Сөяк йомшарту 1) Тәндәге авырлык, арганлык халәтен киметү яисә бетерү максаты белән физик күнегүләр ясау, мунча керү һ.б.; 2) Исерткеч эчемлек эчеп, тәндәге арганлык, авырлык халәтен китерү. Бик соң кайттык, шуңа күрә бераз сөякләрне йомшартмый булмады. Беләсең бит, безнең эш авыр. А.Расих. Сөяк йомшату к. сөяк йомшарту. Ваннада сөякләрне йомшатып чыккач, балалар белән бер чүкердәшеп чәй эчүләре ни тора бит. М.Хәсәнов. Сөяккә калу Нык ябыгу. Сөяккә үтү Нык чылану яки туңу турында. Мин тәрәзә төбенә ятып егладым, егладым. Салкын ягмур бөтен сөягемә үткәнгә кадәр. Мин теге хатын киткәнен көттем. Г.Исхакый. Сөяк күргән эттәй Ашыгып-ашкынып, зур түземсезлек белән. Теге түти дə əнə шундый койты ният белəн, сөяк күргəн эттəй, керлəр арасыннан Мөбарəккə үрелеп-үрелеп карады. М.Шаһимәрдәнов. Сөяк патшасы Зур гәүдәле, ябык кеше. Ул [Вәли] бик зур гәүдәле булып, үзе какча булганга, крушниклар аны сөяк патшасы дип йөртәләр иде. Ф.Сәйфи-Казанлы. Сөяк салу Фал ачу, күрәзәлек итү. – Тынычлан, утыр! – диде сихерче карчык. Көчсез, ләкин кырыс тавыш белән: – Хәзер мин сиңа сөяк салам. Киләчәгеңне әйтәм, – дип өстәде. Р.Сәгъди. Сөяк-сандырагын ватмый гына йөрү Бөгелми-сыгылмый, сынын артык туры тотып. Сөяк сарае к. сөяк патшасы. Сөяк тә җан к. сөяк тә тире. Бөтенләй хәлсез, буынсыз иттеләр. Сөяк тә җан гына калды. Сөйләшеп булмас инде, ачуланма. Хәлләр бик мөшкел безнең. Г.Гыйльманов. Сөяк тә тире. Үтә дә ябык кеше. [Шәйхетдиннең]--- әзмәвер кебек адәмнән сөяк белән тире генә калган, карачкыга әверелгән гәүдәсе атлаганда чайкала, җил иссә, аягында басып кала алуы да шикле иде. Н.Әхмәдиев. Малай җиңел иде, сөяк тә тире генә, барлыгы да беленми. Әмма аның арык тәненнән шундый кайнарлык бәрә, хәтта картның аркасын пешерә башлады. Ф.Бәйрәмова. Шулкадәрле күп эштән ул [генерал Антонов], ябыгып, какчаланып, сөяк белән тирегә генә торып кала. З.Зәйнуллин. Сөяк уены Ян якларына кыеп ясалган һәр ноктасы аерым бер сан урынына йөргән шакмакчыкларны өстәл өстенә тәгәрәтеп җибәреп, очко җыюдан гыйбарәт комарлы уен төре; шакмаклы уен. Базарда сатучы ирләр көннәрен сөяк уены уйнап үткәрәләр. Сөяк уйнау Сөяк уенында катнашу. Сәет узгынчылар белән көн дә диярлек сөяк уйнамаса, бөтенесе яхшы бара иде. Беркөнне уен вакытында Кыпчакбай кешеләре Сәетне эләктереп алганнар. Т.Галиуллин. Сөяк утырту Тайган сөякне кире үз урынына утырту. Ул үз тәҗрибәсеннән чыгып белә: сөяк утырту алай ук җиңел эш түгел. Ф.Яруллин. Сөяк утыртучы Тайган сөякне кире урынына утырту белән шөгыльләнүче кеше. Аннары им-томчы дигәннәренең гап-гади бер сөяк утыртучы сукыр карчык икәнлеген белгәч, бөтенләй тынычланды. Ф.Яруллин. Сөяк шыгырдату Массаж ясау. Олы, тигез сәке төсле махсус станга җәеп салып, ике-өч сәгать интектерә Кәримне татар фамилияле абзаң. Без бит массажны сөяк шыгырдату --- дип кенә күз алдына китерәбез. Т.Галиуллин. Сөяк эчендәге җелек кебек Кадерләп тору турында. Сөяк язу к. сөяк йомшарту |