СӨЮ I ф. 1) Иркәләү, назлау, яратуыңны-ошатуыңны белдереп, кочакка алу, күкрәккә кысу, кул белән сыйпау, үбү һ.б.ш. Битләреннән суыртып, Аркасыннан кагып-кагып сөйсәнә! Җиң очыннан ялгашып, Сөйсәнә, Идегәй, сөйсәнә! Дастан. Командир, иелеп, аның [Илсөярнең] иңбашыннан сөеп эндәште: – Тор! – диде ул, көлемсерәп. – Хәзер инде сезнең өйгә кадәр җырлап барырга була. Г.Гобәй 2) Гадәттә, башка җенестәге кешегә тартылу, аны ошату, ярату, аңа гашыйк булу. Ләкин күңел сөйгән бер генә, ул бернең унбер мең арасында да булмавы бик ихтимал икән. Г.Әпсәләмов. Чибәрләрне сөйдем, сөям һәм сөярмен, Күпме сөеп тоялмамын сөю ямен. Т.Миңнуллин 3) Ярату, ошату, күңел тарту; өстен күрү. Сөеп җиккән туры атыңның Дугалары талмы әллә? Т.Гыйззәт. Халык каенга шулкадәр сөеп караган ки, аны хәтта манара үзәгенә «алган». М.Мәһдиев 4) күч. Иркәләү, назлау. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Ә.Еники Сөеп алу Аз гына, кыска гына вакыт аралыгында сөю. Яруллин, бая ычкындырган дорфалыгын төзәтергә теләп булса кирәк, әбинең аркасыннан кагып, сөеп алды ---. Ә.Еники. Җае чыккан саен, [Нәриман] Зөлфиянең әле аркасыннан, әле беләгеннән сөеп ала. М.Мәһдиев Сөеп йөрү Әле, хәзерге вакытта, соңгы арада сөю. Кыз, китәр алдыннан ат абзарына кереп, атларны карап, сөеп йөри икән ---. Әкият. Мин бит әле өйләнмәгән егет, сөеп йөргән кызым да бар… Г.Әпсәләмов. Үз кызым дип, шушы туң бүкәннән туган баланы сөеп йөри, аңгыра бәрән. Ф.Яруллин Сөеп калу Сөяргә өлгерү. --- аның күңел түрендә кабат татлы, ләкин гөнаһлы теләк кымырҗый башлады: «Әллә бар нәрсәгә кул селтәп, бер яратып, сөеп, татып калыргамы соң бу гүзәлне?» З.Мәхмүди Сөеп карау Сөяргә омтылу, сөяргә тырышу; бер мәртәбә сөю. Аның әле чын-чынлап сөеп тә, үлеп тә караганы юк… Г.Гыйльманов Сөеп кую Кинәт, көтмәгәндә, башыннан яки аркасыннан сыйпап, бер мәртәбә сөю. – Барыгыз, балам, барыгыз, – дип, Рәхимә җиңги дә яраткан килененең аркасыннан ук сөеп куйды. М.Мәһдиев. Әни аркамнан сөеп куйды шунда. Р.Мөхәммәдиев Сөеп тору Әле, хәзерге вакытта сөю; даими сөю. Ул аның башыннан сөеп торды ---. Х.Камалов Сөеп чыгу Барысын да бер-бер артлы сөю; бөтен җирен сөю. Гөлфия балакай изоляторда икән, барлык балаларны бер сөеп чыкканнан соң, аның янына чаптым. Ф.Яруллин. Нәфисә, сакал-мыекларын төзәткән булып, юындырган, коендырган булып, тагын бер мәртәбә Хәлимнең бөтен җирен сыйпап, иркәләп, сөеп чыкты. Г.Гыйльманов ◊ Сөеп алган, сөеп барган Элек кыз алуны коры мәһәр түләүгә генә кайтарып калдырмыйча, чын мәгънәсендә сөеп өйләнү, сөеп кияүгә чыгуның изге гамәл булуы турында. Биек тауның башында Яшел үлән зәрдәсе; Сөеп алган, сөеп барган Бер Ходайның бәндәсе. Җыр. Сөйгән бәндәсе Бәла-казалардан җиңел генә котылучы кешегә карата әйтелә. Ничә бәладән башы исән чыкты, сөйгән бәндәсе. Г.Монасыйпов. Ходай чирне дә, сынауларны да сөйгән бәндәсенә бирә ---. Ватаным Татарстан. Сөймәгәнгә сөйкәнү Үзеңне яратмаган кешегә ошарга тырышу. Сөймәс сөяк к. сөйкемсез сөяк. Ихтимал, сөймәс сөяк булганга шулай күралмагандыр. Мин бары иремнән, якын туганнарым кулыннан гына бүләк алам, дип баш тартты әлеге затлы балдактан. М.Әмирханов |