СӨХБӘТТӘШ и. кит. Әңгәмәдәш, гәпләшеп утыручыларның һәрберсе (бер-берсенә карата). Гадәттән тыш татлы телле булганы өчен, ул һәрчак минем сөхбәттәшем иде. К.Насыйри. Бу яктан караганда, бөтен Борынгы һәм Урта гасырлар --- Г.Тукай белән фикердәш һәм сөхбәттәш булып, татар укучысының колагына һәм күңеленә барып җиттеләр. Ф.Яхин |