СӨХБӘТЛӘШҮ ф. кит. Сөйләшү-аралашу, әңгәмә алып бару. Күңел күтәренке вакытта сөхбәтләшү күңелле була. М.Галәү

Сөхбәтләшә башлау Сөхбәтләшергә керешү

Сөхбәтләшә бирү Беркемгә һәм бернәрсәгә карамастан, сөхбәтләшүне дәвам итү

Сөхбәтләшеп алу Бераз гына, кыска вакыт эчендә сөхбәтләшү

Сөхбәтләшеп тору Әледән-әле яки хәзер сөхбәтләшү

Сөхбәтләшеп утыру Әле, хәзер, күз алдында сөхбәтләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә