СӨТЧЕЛ с. 1) Сөтле (2 мәгъ.), сөтне чагыштырмача күп бирә торган, сөтләч. Яхшы, сөтчел сыерлар аерым группага тупланды, киләчәктә алар нәсел үзәге булачак. М.Маликова 2) Сөтле (3 мәгъ.), күзәнәкләрендә сөткә охшаш сыекчасы, суты булган. Көнбагыш чәчәк атып, сөтчел орлыклар барлыкка килгәч, орлык алына, аны иттарткычтан чыгаралар. Ватаным Татарстан |