СӨ’Т ТЕШЕ и. Баланың биш-алты айлык чагында чыга башлаган, алты-җиде яшьләрендә төшә торган теше. Йомшак ипи чәйнәрлек сөт тешләрем чыкты – чын күңелдән сөендем. Р.Вәлиев. «Сөт тешләре» дигән төшенчәне беренче мәртәбә Гиппократ куллана. Ул, баланың беренче тешләре ана сөтеннән формалаша, дигән фикердә булган. Сабантуй

◊ Сөт теше төшкәнче Кечкенәдән алып, бик яшьли. Сөт тешләре дә төшеп бетмәгән Бик яшь, белем-тәҗрибәсез. Ә аның, конкрет алып әйтсәк, Мөхәммәди кызының, сөт тешләре дә төшеп бетмәгән. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә