СӨТСЕЗ с. 1. 1) Сөтне бик аз бирә торган, сөте кимегән яки бөтенләй сөт бирми башлаган (сыер, кәҗә һ.б. тур.). Сыерыбыз сөтсез булган. Р.Батулла. – Сыеры кысыр, сөтсез. – Сөтне күп бирә, тибенми, шәп мал, дип макта, югыйсә сата алмыйсың, – дип киңәш бирә дөнья күргән танышы. Сөембикә 2) Сөт кушмыйча, салмыйча әзерләнгән, аннан башка пешерелгән. Көндездән калган ике бәрәңгене тозлап ашыйм, сөтсез, шикәрсез бер чынаяк чәй эчәм ---. Г.Ибраһимов 2. рәв. Сөттән башка, сөт эчмичә. Кечкенә генә авылыбызда бер сыер да калмагач, без дә аны сатарга мәҗбүр булдык. Авылда сөтсез ничек яшәмәк кирәк дип, кәҗә алдык. Ватаным Татарстан |