СӨ’Т ӨСТЕ и. Савып, күпмедер вакыт торган сөтнең өстендә барлыкка килә торган куе, майлы катлау. Сөт тә бар, сөт өсте дә, кирәксә, каймак та бар. Р.Мөхәммәдиев. Сөмбел өстәлгә яңа пешеп чыккан токмачлы аш, сөт өсте китереп куйды. З.Кадыйрова ◊ Сөт өсте каймак, май эче бөйрәк Сый-хөрмәттә, кадердә яшәүчегә карата әйтелә. Сөт өстендәге каймак кебек Карап, кадерләп тоту турында. Үземне сөт өстендәге каймак кебек саклый алуыма мең кәррә тәшәккер итмәктә идем. Г.Чыгтай |