СӨТЛЕГӘН и. бот. Сөтлегәнчәләр семьялыгыннан итләч, чәнечке сабаклы, сөтсыман сыекча бүлеп чыгара торган күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: молочай. Сөтлегән (молочай) төрләренең орлыклары, чүп үләне буларак, ашлыкны (икмәкне) агулыйлар. Ф.Закиров. Сөтлегән дә очрый, бу – итләч сабаклы һәм ботаклы агачсыман үсемлек, яфраклары юк, чәнечкеләр белән капланган. Материклар һәм океаннар географиясе |