СӨТЛЕ с. 1) Сөт салынган, эчендә сөте булган; сөткә буялган. Бераздан теге кызның бик нык эче бора башлаган, һәм, сусызлыкка чыдый алмыйча, теге елан сөтле табакка чыгып чумган… М.Мәһдиев. Кулымдагы сөтле чүмечем җиргә төшеп китте. Татарстан яшьләре

2) Сөтне күп бирә торган; сөтләч. Үлгәч, әфисәрне түгел, сыерны да, сөтле иде, дип мактыйлар. А.Таһиров. Бик тә сөтле кәҗә булып чыга сакалбикә. Р.Батулла

3) Сөт кушып әзерләнгән, сөттә пешерелгән. Кичтән калган бер күкәй, искерәк булки белән ак май, бер чәшке куе гына сөтле чәй – завтрак дигәне әлегә менә шул. Ә.Еники. Тәлинкәләрнең берсе буш, икенчесендәге сөтле өйрә суынып, өстенә пәрәвез юкалыгы гына җыерчыклы элпә сарылган. А.Гыйләҗев. Күрше Гандәлифә әби иртә-кич сыерларын савып, сөтле умач пешереп бирә һәм мичкә ягып чыгып китә. Н.Әхмәдиев

4) Сөтсыман суты булган. Җирне тоташ солыча, алабута, сөтле билчән каплап киткән. Х.Камалов. --- сөтле үлән һәм билчәннән башка бернәрсә дә үсми торган --- иң ерак төбәктә җир бүлеп бирделәр. Ф.Әпсәләмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә